Мәсгуть Латыйпов
Мәсгуть Латыйпов, Мәсгуть Гали улы Латыйпов, рус. Латыпов Масгут Галеевич (1913 елның 23 июле, Дала генерал-губернаторлыгы, Симәй өлкәсе, Лепсы өязе, Сергиополь станицасы — 1987 елның 9 апреле, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан татар композиторы. ТАССР композиторлар берлеген оештыручыларның берсе, ТАССР композиторлар берлеге әгъзасы (1939). ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1957).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1913 елның 10 (23) июлендә Россия империясенең Дала генерал-губернаторлыгы Симәй өлкәсе Лепсы өязе Сергиополь станицасында (хәзерге Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягүз районы Аягүз шәһәре) туган. 1925 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайткач, Хәсән һәм Салих Зөлфәкаровлардан тынлы уен коралларында уйнарга өйрәнә, үзешчән сәнгатьтә катнаша. 1931 елда Мәскәүгә барып, Мәскәү консерваториясенең эшче факультетына тромбон классына (проф. В.М. Блажевич классы) укырга керә. Консерватория каршындагы музыка укуханәсендә (1933-1938, Е.О. Месснер классы) һәм Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясендә (1938-1941, Г.И. Литинский классы) композиторлыкка укый.
Иҗат юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Консерваториядә укыган елларында ук Мәскәү өлкәсе НКВДсы тынлы оркестрында уйный, әлеге оркестр өчен «Татар сюитасы»н, 1937 елда маршлар бәйгесендә премиягә лаек булган «Кызыл Татарстан» маршын яза. Вокаль музыка өлкәсендә төрле жанрларда (романслар, популяр җырлар, балалар өчен җырлар, татар халык җырларын эшкәртү) эшли. Муса Җәлил сүзләренә «Шатлыклы хәбәр», Н. Вәлиева сүзләренә «Мәхәббәтем», А.С. Пушкин сүзләренә (М. Җәлил тәрҗемәсендә) «Мин монда, Инезилья» романсларын яза.
1939 елда ТАССР композиторлар берлеген оештыруда башлап йөри, Фәрит Яруллин, Нәҗиб Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Салих Сәйдәшев белән берлекнең беренче әгъзасы була[1].
1941 елда, сугыш башланыр алдыннан, Мәскәүдә авторлык концерты уза. «Сафа» операсының (Әхмәт Фәйзи либреттосы) ике актын, «Зөлхиҗҗә» операсыннан (Әхмәт Ерикәй либреттосы) өзекләрне башкала тыңлаучыларына ишеттерә.
Сугышның беренче көннәреннән фронтта. 4нче Удар армиянең 360нчы дивизиясе составында Осташково, Торопец, Велиж, Великие Луки, Невель, Даугавпилс, Клайпеда, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 360нчы дивизиянең полк (соңрак дивизия) тынлы оркестры җитәкчесе була. Композиторның алгы сызыкта язган җырлары, маршлары яугирләргә рухи терәк була. Ата-аналары сугышта һәлак булган балалар белән тынлы оркестр оештыра[2].
1943 елның 12 маенда «Алга, дошман өстенә!» газетасында Абдулла Әхмәтнең М. Латыйповның фронттагы иҗатына багышланган «Композиторның җиңүле маршлары» очеркы басылган[3].
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1946-1954 елларда Казан, Идел буе (Куйбышев) һәм Көнчыгыш Себер (Иркутск) хәрби округларының җыр һәм бию ансамбльләре җитәкчесе булып эшли. Композитор романслар, җырлар язуын дәвам итә, ансамбльләр оркестрлары өчен татар һәм рус халык җырларын эшкәртә.
1953 елда Казанга әйләнеп кайта, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1954-1956 елларда ТАССР мәдәният министрлыгының сәнгать эшләре буенча бүлек башлыгы. Мәскәүдә 1957 елда узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы өчен нефтьчеләр хорын әзерли. Үзешчән сәнгать коллективларына зур ярдәм күрсәтә. Ул оештырган һәм җитәкчелек иткән коллективлар бөтен республикага дан казана: 100 кешелек «Сарман чәчәкләре» хатын-кызлар инструменталь-хореография ансамбле (Сарман районы), Кукмара һәм Лениногорск яшьләр тынлы оркестрлары. Әгерҗе, Минзәлә, Сарман, Мамадыш районнарында музыка курслары оештыра.
Төп әсәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1939-1941 «Сафа» операсы (Әхмәт Фәйзи либреттосы)
- 1946 «4нче Удар Армия каһарманнары турында» (кантата, Салих Баттал һәм Я. Меркурьев сүзләре)
- 1948 «Идел буе кешеләре турында» (рус. О приволжцах) (кантата, Пуленков һәм Бруно Зернит сүзләре)
- 1954 «Ватан турында кантата» (Кантата о Родине) (Мәхмүт Хөсәен сүзләре, русчага Бруно Зернит тәрҗемәсе)
- 1957 «Ватаныбыз башкаласы — Москвага» (кантата, Нәкый Исәнбәт сүзләре)
- Хор өчен 8 шәлкем
- Тынлы оркестр өчен 3 сюита һәм 13 марш
- Җырлар һәм романслар:
- Туган ягым (Мәхмүт Хөсәен сүзләре)
- Киңәш (Сибгат Хәким сүзләре)
- Гөлчәчәгем (Сибгат Хәким сүзләре)
- Илемә дан (Мәхмүт Хөсәен сүзләре)
- Камера-инструменталь әсәрләр (эскрипкә, виолончель, кларнет өчен)[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ватан сугышы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- 1957 ТАССР атказанан сәнгать эшлеклесе
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яшәгән йорты (Казан, Горький урамы, 17) диварына истәлек тактаташы куелган.
- 2005 елда Казанның Вахитов районында ТатЦИК урамы исеме «М.Г. Латыйпов урамы» исеменә алыштырылган[5].
- 1998 елдан башлап, улы Рөстәм Латыйпов тарафыннан Татарстанның яшь башкаручылары бәйгесе уздырыла.
- 1994 елда улы Рөстәм Латыйпов ачкан нота нәшриятында М.Г. Латыйповның күп әсәрләре нәшер ителә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мәсгуть Латыйпов урамы
- ↑ «Врага на штык» фронт газетасы, 1945 елның 4 июле
- ↑ izi.travel сайтында(үле сылтама)
- ↑ Музыкальная энциклопедия в 6 тт., 1973-1982, archived from the original on 2017-04-29, retrieved 2016-10-05
- ↑ Постановление Главы администрации г. Казани от 08.04.2005 N 741
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань: ТКИ, 1985.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәсгуть Латыйпов урамы. Казан шәһәре порталында
- М.Г. Латыйпов «Милләттәшләр» сайтында
- Масгут Латыпов. Биобиблиографический справочник 2016 елның 9 ноябрь көнендә архивланган.
- «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәре
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 23 июль көнне туганнар
- 1913 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казакъстанда туганнар
- 9 апрель көнне вафатлар
- 1987 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Татар композиторлары
- Татарстан композиторлары
- Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Ансамбль җитәкчеләре
- Дирижёрлар