Владимир Горшков (1949)
Владимир Горшков | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Владимир Николаевич Горшков |
Туган | 26 сентябрь 1949 СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев |
Үлгән | 12 август 2012 (62 яшь) РФ, ТР, Казан |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | балет артисты, театр белгече, педагог |
Бүләк һәм премияләре |
Владимир Горшков, Владимир Николай улы Горшков (рус. Владимир Николаевич Горшков; 1949 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Куйбышев ― 2012 елның 12 августы, РФ, ТР, Казан) ― балет артисты, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, язучы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультеты деканы һәм кафедра мөдире (2006―2012), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1949 елның 26 сентябрендә Куйбышев (1991 елдан Самар) шәһәрендә туган. Гаилә Новокуйбышевскида яшәгәндә, шәһәр Мәдәният йортында Самар опера һәм балет театры[d] П. И. Чайковскийның «Щелкунчик» балетын алып килеп күрсәтә, театрның матурлыгы һәм классик балет биюләре белән соклану үсмер күңелендә балетка гомерлек мәхәббәт уята. Шәһәрдә студиягә йөргән усмер Минскида урнашкан хореография училищесын[d] (1995 елдан Беларусия дәүләт хореография гимназия-көллияте) тәмамлый һәм Фрунзе шәһәренең опера һәм балет театрында[d] эшли башлый. Театрда эшләү белән бервакытта А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. 1975 елда беренче тапкыр Казанга килә һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективына кушыла, балет спектакльләрендә катнаша («Сестра Керри», «Шүрәле» һ. б.). 1980 елдан, дипломлы театр белгече буларак, Казан дәүләт мәдәният институтында укыта башлый. 1984 елда балет артисты карьерасын тәмамлап, КДМИда педагоглык белән генә шөгыльләнә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында: 2000 елдан хореография кафедрасы мөдире, 2006 елдан хореография факультеты деканы. Институтта 32 ел эшләү дәверендә аның йөзләгән укучысы профессиональ җыр һәм бию ансамбльләрен тулыландыра, балалар һәм өлкәннәр иҗади коллективлары җитәкчеләре була, дистәләгән шәкерте Россия, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Марий Эл, Мордовия, Башкортстанның мактаулы исемнәренә ия, ил хореография сәнгате һәм мәгарифенең чит илләрдәге лаеклы вәкиле булып тора.
Югары Ослан районы Куралово авылы Кече сәнгать мәктәбенең хореография студиясе белән җитәкчелек иткән. [1]
В. Н. Горшков ― хореография сәнгате мәсьәләләре буенча фәнни һәм публицистик хезмәтләр, шул исәптән «Рудольф Нуриев: язмыш һәм бию» (рус. Рудольф Нуриев: судьба и танец), «Балетмейстер Гай Таһиров» (рус. Балетмейстер Гай Тагиров), «Нинель Юлтыева: бер гомердә йөз гомер» (рус. Нинель Юлтыева:сотни жизней в одной) китаплары, «Татар балеты солистлары» (рус. Солисты татарского балета, 2000) очерклар җыентыгы [2] авторы.
2012 елның 12 августында вафат.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1993 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2011 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре ― мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен[4]
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В. Н. Горшковның исеме «Татарстан сәнгатенең күренекле эшлеклеләре» (рус. Выдающиеся деятели искусств Татарстана) энциклопедиясенә кертелгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Фестиваль в Куралове. 2023 елның 15 июнь көнендә архивланган. «Республика Татарстан»(рус.)
- ↑ Горшков, Владимир Николаевич. Солисты татарского балета
- ↑ Скончался Горшков Владимир Николаевич – декан кафедры хореографии КГУКИ. Театр Салават күпере ВКонтакте, 12.08.2012
- ↑ Горшков Владимир Николаевич. Награды России, 2011-02-02(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Марина Горшкова. Историк танца. «Казань», 2023, май, С.84-87.(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Не стало замечательного балетного критика Казани. Татарский театр оперы и балета имени Джалиля ВКонтакте, 12.08.2012(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 26 сентябрь көнне туганнар
- 1949 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Самарда туганнар
- 12 август көнне вафатлар
- 2012 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Балет артистлары
- Беларусия дәүләт хореография гимназия-көллиятен тәмамлаучылар
- ГИТИС тәмамлаучылар
- Профессорлар
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Казан мәдәният институты укытучылары
- Шәхесләр:Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры