Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре | |
Нигезләнү датасы | 3 август 1965[1] |
---|---|
Нигезләүче | ТАССР Югары Шурасы |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
Бүләк итүче | Татарстан АССР һәм Татарстан |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре |
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (рус. заслуженный работник культуры Республики Татарстан, ингл. Merited Culture worker of Tatarstan Republic) — Татарстан Республикасы дәүләт бүләге, мактаулы исемнәренең берсе.
1965 елның 3 август көнендә ТАССР ЮШ Президумы тарафыннан булдырылган. 1991 елдан бирле Татарстан Рәисе тарафыннан бирелә.
Бүләкләнүчеләр саны — 1579 кеше (1997),[2] 2768 кеше (1.01.2015).
Бүләкләнү нигезе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче һәм аны үстерүдә зур казанышларга ия булган, мәдәният учреждениеләренең, оешмаларының һәм органнарының, мәдәни-агарту учреждениеләренең, кинематографиянең, телевидение һәм радиотапшыруларның, матбугатның, нәшриятның, полиграфия сәнәгатенең һәм китап сәүдәсенең, туристлык-экскурсия оешмаларының һәм учреждениеләренең югары квалификацияле хезмәткәрләренә, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары хезмәткәрләренә, үзешчән иҗатта катнашучыларга һәм мәдәният оешмалары, учреждениеләре һәм органнары эшендә җәмәгатьчелек башлангычларында катнашучы затларга бирелә.[3]
Ияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |