Гаптрәүф Нуриев
Гаптрәүф Нуриев | |
---|---|
Туган телдә исем | Гаптрәүф Салих улы Нуриев |
Туган | 10 гыйнвар 1951 (73 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР Арча районы, Урта Бирәзә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Казан театр укуханәсе, Болгар ислам академиясе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гаптрәүф Салих улы Нуриев (10 гыйнвар 1951 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә) - галим-филолог, Россия Федерациясенең (2022) Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы профессоры.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогика училищесын тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә, биредә профессорлар Халит Кумысников һәм Асия Хәйруллина курсларын 1977 елда тәмамлый. Аннан соң өч ел дәвамында профессор Ирина Петровна Козлянинова җитәкчелегендә ГИТИСның сәхнә теле кафедрасында стажировка үтә. 1980 елдан Казан театр училещесында эшли башлаган Гаптрәүф Салихович бүгенге көнгә кадәр татар театр сәнгатенә өченче буын артистларны әзерли.
Фәнни эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1996 елда Хәлиф Курбатов җитәкчелегендә “Татар сәхнә сөйләме” темасына кандидатлык, ә 2002 елны “Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы” темасына докторлык диссертацияләре яклый. Галим соңгы ике дистә ел эчендә өч монография, дистәгә якын укыту-методик әсбап, җыентык һәм журналларда илледән артык фәнни мәкалә бастырды.
Рәүф әфәнденең 1998 елда дөнья күргән “Татар сәхнә сөйләме” монографиясендә фәнни яктан өйрәнү өчен гаять катлаулы булган татар сәхнә сөйләме мәсьәләләре тикшерелә. Галимнең әлеге хезмәте сәхнә сөйләменең башка проблемаларын, актёрларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләрен, радио-телевидение сөйләмен өйрәнүгә, бу өлкәдәге кимчелекләрне классификацияләү һәм бетерү юлларын ачыклау өчен дә файдалы булды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2022 ― Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре[1]
- Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
- «Таяныч һәм абруй» төрендә Хөкүмәт гранты (2011)
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Фәнүзә Шәкүр кызы ― КФУның татар филологиясе бүлегендә татар теле тарихы кафедрасы җитәкчесе. Уллары Әнәс юрфакта укыта, юридик фәннәр кандидаты. Әннүр ― әлеге уку йортының геология факультеты аспиранты.[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Путин присвоил звание преподавателю казанского училища.(үле сылтама) Реальное время, 14.09.2022
- ↑ Җирнең нуры – кояш, кешенең нуры – гыйлем. Шәһри Казан, 21.02.2012
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 10 гыйнвар көнне туганнар
- 1951 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Арча районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан галимнәре
- Татар галимнәре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Филология фәннәре докторлары
- Арча педагогия укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар