Камышлы (Волгоград өлкәсе)
Камышлы | |
рус. Камышин | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1668 |
---|---|
Кушамат/тәхәллүс | Арбузная столица России[1] һәм Арбузная столица Поволжья[1] |
Демоним | камышане[2], камышанин[2] һәм камышанка[2] |
Дәүләт | Россия[3] |
Нәрсәнең башкаласы | Камышлы районы[3], Городской округ город Камышин[d][3] һәм Камышлы өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ город Камышин[d][3] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 һәм UTC+03:00 |
Халык саны | 107 927 (2021)[4] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 50 метр |
Мәйдан | 81 км² |
Почта индексы | 403870–403895 |
Рәсми веб-сайт | admkamyshin.info(рус.)(ингл.)(алм.) |
Җирле телефон коды | 84457 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Камышлы Викиҗыентыкта |
Камышин (рус. Камышин) — Россия шәһәре, Камышин районының административ үзәге.
Халык саны — 119 924 кеше.[5]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Камышин Идел елгасының (Волгоград сусаклагычы) уң ярында, аңа Камышинка елгасы кушылу урынында, Волгоградтан 180 километр төньяктарак урнаша. Иделнең каршы ярында Николаевск шәһәре урнаша. Елга порты, Идел буе тимер юлының тимер юл станциясе, Тамбов—Камышин сызыгында соңгы станция. Шәһәр аша Р228 (Сызран—Сарытау—Волгоград) автоюлы бара.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уртача еллык температура — +7,6 °C
- Уртача еллык җил тизлеге — 4,9 м/с
- Уртача еллык һава дымлылыгы — 67,7%
Камышин климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 12,3 | 12,0 | 19,8 | 28,6 | 36,6 | 39,8 | 42,0 | 41,2 | 39,3 | 27,7 | 17,0 | 11,0 | 42,0 |
Уртача максимум, °C | −4,6 | −4,8 | 1,5 | 13,9 | 21,5 | 26,8 | 29,2 | 27,5 | 20,6 | 11,6 | 2,1 | −3,3 | 11,8 |
Уртача температура, °C | −7,5 | −7,8 | −2 | 8,9 | 16,1 | 21,4 | 23,7 | 22,0 | 15,5 | 7,6 | −0,7 | −5,9 | 7,6 |
Уртача минимум, °C | −10,5 | −11,1 | −5,3 | 4,2 | 10,5 | 15,9 | 18,2 | 16,4 | 10,6 | 3,8 | −3,4 | −8,9 | 3,4 |
Абсолют минимум, °C | −35 | −32,7 | −27,8 | −12,8 | −1,1 | 1,0 | 6,0 | 3,8 | −3,2 | −10 | −25 | −30 | −35 |
Явым-төшем нормасы, мм | 32 | 26 | 25 | 29 | 41 | 39 | 36 | 28 | 41 | 26 | 32 | 34 | 389 |
Чыганак: «Погода и климат» |
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1668 елда Камышинка крепость буларак нигезләнә. 2 елдан соң Царицын ягыннан килгән Степан Разин гаскәрләре крепостьны яндырып бетерә.
1695 елда, төрекләр белән сугышы вакытында, монда Петр I булган; монда ул Идел һәм Донны тоташтырган канал төзү турында карар итә. 1697 елда, канал төзелешне саклау өчен, Димитрия Солунский исемле укчылар полкы Казан шәһәреннән Камышинкага күчерелә.[6] Канал төзү буенча эшләр 1697—1701 елларда үткәрелгәннәр, ләкин канал төзелеп бетермәгән.
1708 елда Дмитриевск халкы Булавин күтәрелешендә катнашканнар. 1774 елда Дмитриевск Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.
1780 елда Дмитриевск Сарытау наместниклыгында өяз үзәге статусын ала; шул ук елда аңа Камышин исеме кушыла.
1856 елда Дмитриевскта 4 чиркәү, 707 йорт һәм 127 лавка (кибет) булган.
1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла. 1919 елның июльдә аклар тарфыннан басып алына, ләкин бер айдан соң аклар гаскәре шәһәрдән чигенә.
1928 елдан — Камышин районы үзәге. 1934 елдан — Сталинград өлкәсе составында.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1840[7] | 1856[8] | 1897[9] | 1913[8] | 1926[8] | 1931[8] | 1939[8] | 1959[10] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2010[5] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
7 268 | ~10 400 | 16 264 | ~22 400 | ~18 000 | ~17 900 | ~24 000 | 56 511 | 97 242 | 111 565 | 122 463 | 127 891 | 119 924 |
Милли состав (2010): руслар — 92,4 %, украиннар — 2,0 %, алманнар — 1,6 %.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эре киҗе-мамык комбинаты. Кран, инструменталь, машиналар төзү, тимерче һәм кою, лак-буяу, пыяла тарасы заводлары.
Азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре: яшелчә-консервлар заводы, май һәм сыр җитештерү заводы, ит комбинаты, һ.б. Төзү материалларны ясау.
Югары уку йортлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Волгоград дәүләт техника университетының филиалы
- Волгоград эшкуарлык институтының филиалы
- Заманча һуманитар акдемиясенең филиалы
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Иван Пехтелев (1906—1969), әдәбият галиме, КДУ профессоры.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Камышинка тамагы
-
Өлкәне өйрәнү музее бинасы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Словарь топонимических перифраз: названия российских городов — СПб: Алетейя, 2022. — ISBN 978-5-00165-489-6
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Городецкая И. Л., Левашов Е. А. Русские названия жителей: Словарь-справочник — Москва: Русские словари, 2003. — 363 бит — ISBN 978-5-17-016914-6
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 ОКТМО. 185/2016. Южный ФО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ 5,0 5,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-22
- ↑ Камышин — сын Казани
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 http://www.mojgorod.ru/saratov_obl/saratov/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1337
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |