Эчтәлеккә күчү

Әзербайҗан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әзербайҗан latin yazuında])
(Азәрбайҗан битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Әзербайҗан
әзери. Azərbaycan Respublikası
әзери. Azərbaycan
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 1991
Рәсми исем Azərbaycan Respublikası
Кыскача исем 🇦🇿 һәм Azərbaycan
ХФӘ билгесе ɑsəɾbɑjdˈʂɑːn, ˌæzəɹˈbeɪʒæn һәм ˌæzəɹbaɪˈʒɑn
Гомер озынлыгы 72,026 ел[1]
Демоним Azerbaijani, azeri, aserbajdsjaner, Ázerbájdžánec, Ázerbájdžánka, Azeri, Azerbaijanano, Lasärbäcänan, أذربيجاني, أذربيجانية, أذربيجانيون, აზერბაიჯანელი, азербайджанцы, азербайджанець, азербайджанка, азербайджанці, אזרי, אזרית, azeri, azer, azeră, আজারবাইজানী, azero, azera, azeri, azere, azerbaidjani, azerbaixanu, azerbaixana, Azerbajĝanano, azerbaidjanès, azerbaidjanesa, Azerbaïdjanais[2], Azerbaïdjanaise[2], Azerbaijanis, Azeris, azeri, azera, azere, azero, Azerbejdżanin[3], Azerbejdżanka[4], أزيربيجاني, أزيربيجانية, أزيربيجانيين, أزيربيجانيات, Azerbajdžanec һәм Azerbajdžanka
Рәсми тел әзери теле[5]
Гимн Azərbaycan marşı
Мәдәният Әзәрбайҗан мәдәнияте[d]
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  Әзербайҗан
Башкала Бакы
Сәгать поясы UTC+04:00
Иң көнчыгыш ноктасы 40°13′39″ т. к. 50°22′14″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 41°54′ т. к. 46°25′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 38°23′32″ т. к. 48°39′45″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 39°42′19″ т. к. 44°45′53″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Azerbaijan.map
Иң югары ноктасы Базардүзү
Иң түбән ноктасы Каспий диңгезе
Идарә итү формасы җөмһүрият, унитар дәүләт[d] һәм катнаш төрдәге республика[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Азәрбайҗан Республикасы Президенты
Ил башлыгы Илһам Әлиев
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Азәрбайҗанның баш министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Али Асадов[d]
Канунбирү органы Азәрбайҗан милли җыелышы[d]
Үзәк банкы Әзәрбайҗан үзәк банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Япония, Италия, Германия, Россия, Беларусь, Украина, Иран, Әрмәнстан, Исраил, Сербия, Америка Кушма Штатлары, Греция, Кытай, Төркия, Аурупа Берлеге, Малайзия, Пакьстан, Кытай Җөмһүрияте, Мексика, Бөекбритания, Швейцария, Румыния, Польша, Казакъстан, Гөрҗистан, Эстония, Дания, Канада, Бангладеш, Франция, Маҗарстан, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[6] һәм Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте
Әгъзалык Аурупа шурасы, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасы[d], Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ОБСЕ, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Азия үсеш банкы[d], Интерпол[7][8], ХКТО[d][9][10], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[11], Бөтендөнья почта берлеге[12][13], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][14], Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[15], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[16], БДБ, Коллектив хәвефсезлек килешүе оешмасы[d], ГУАМ[d], Төрки дәүләтләр оешмасы һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][17]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 10 145 212 (2021)[18]
Административ бүленеше Апшеронский район[d], Агджабединский район[d], Агдамский район[d], Агдашский район[d], Акстафа районы[d], Ахсуйский район[d], Ширван, Астаринский район[d], Бакы, Балакенский район[d], Бардинский район[d], Бейлаганский район[d], Билясуварский район[d], Җәбрәил районы[d], Джалилабадский район[d], Дашкесанский район[d], Шабранский район[d], Физулинский район[d], Кедабекский район[d], Гәнҗә, Геранбойский район[d], Гёйчайский район[d], Аджикабулский район[d], Имишлинский район[d], Исмаиллинский район[d], Кельбаджарский район[d], Кюрдамирский район[d], Лачинский район[d], Ленкоранский район[d], Ләнкәрән, Лерикский район[d], Масаллинский район[d], Миңгечәвер, Нафталан[d], Нефтечалинский[d], Огуз районы[d], Габалинский район[d], Ках районы[d], Газахский район[d], Гобустанский район[d], Коба районы[d], Губадлинский район[d], Гусарский район[d], Саатлинский район[d], Сабирабадский район[d], Шәке районы[d], Шәке, Сальянский район[d], Шемахинский район[d], Шамкирский район[d], Самухский район[d], Сиазаньский район[d], Сумкает, Шушинский район[d], Шуша[d], Тертерский район[d], Товузский район[d], Уджарский район[d], Хачмазский район[d], Ханкенди, Күккүл районы[d], Хызинский район[d], Ходжалинский район[d], Ходжавендский район[d], Ярдымлинский район[d], Евлахский район[d], Яулах, Зангеланский район[d], Закатальский район[d] һәм Zardab District[d]
Акча берәмлеге Азәрбайҗан манаты[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 54 825 411 765 $[19] һәм 78 721 058 824 $[19]
Прямые иностранные инвестиции, чистые поступления 6 700 000 000 $[20]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,745[21]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,685[22]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 4
Эшсезлек дәрәҗәсе 5,2 процент[23]
Нәрсә белән чиктәш Әрмәнстан, Иран, Төркия, Россия, Гөрҗистан һәм Таулы Карабаг Республикасы
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][24]
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Электр аергычы төре Europlug[d][25] һәм Schuko[d][25]
Алыштырган Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы һәм СССР
Кулланылган тел тат теле, будух теле[d], рус теле, хиналуг теле[d], курманджи[d], Рутул теле, Уди теле, цахур теле, авар теле, лезги теле[d], талыш теле, Törki awar tele, төньяк әзәрбайҗанча[d], әрмән теле һәм Iranian Khalaj[d]
Мәйдан 86 600 км²
Рәсми веб-сайт mfa.gov.az/en
Һәштәге Azerbaijan
Югары дәрәҗәле Интернет домены .az
Харита сурәте
Тематик география Әзербайҗан географиясе
Тимер юл хәрәкәте ягы уң[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Azerbaijan open data portal[d]
Феноменның икътисады Азәрбайҗан икътисады
Феноменның демографиясе Әзәрбайҗан халкы[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 91 820[26]
Джини коэффициенты 26,6[27]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 18 процент
Тулаем туулар коэффициенты 2[28]
Уку-язу нисбәте 100 процент[29]
Демократия индексы 2,68[30]
BTI Governance Index 3,49[31], 3,85[31], 4,07[31], 4,02[31], 3,96[31], 3,76[31], 3,86[31], 4[31] һәм 3,98[32]
BTI Status Index 4,51[31], 4,85[31], 4,71[31], 4,44[31], 4,13[31], 4,34[31] һәм 4,47[32]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 105 128
Happy Planet Index score 48[33]
Илнең мобиль коды 400
Илнең телефон коды +994
Халыкара префикс 8
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d][34], 101[d][34], 102[d] һәм 103[d][34]
Илнең GS1 коды 476
Номер тамгасы коды AZ
Диңгездәге идентификацияләү номеры 423
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Әзәрбайҗанда җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Әзәрбайҗанда төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Әзербайҗан Викиҗыентыкта

Әзербайҗан (рәсми исем Әзербайҗан Республикасы яки Әзербайҗан җөмһүрияте, әзери. Azərbaycan Respublikası, آذربایجان جمهوریتی) — Кавказ арты регионының көнчыгыш өлешендә, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан дәүләт.

Төньякта Россия (Дагстан) һәм Гөрҗистан (Квемо-Картли һәм Кахети) белән, көнбатышта Әрмәнстан һәм көньякта Иран белән чиктәш. Әзербайҗанның эксклавы булган Нахчыван Автономияле Республикасы төньякта Әрмәнстан, көньякта Иран һәм көнбатышта Төркия белән чиктәш.

Әзербайҗан территориясенең бер өлеше танылмаган Таулы Карабаг Республикасы, бер өлеше (Кәрки, Бархударлы, Югары Әскипара) Әрмәнстан контроле астында. Үз чиратында Әзербайҗан Әрмәнстан территориясендәге Арцвашен эксклавын контроль астында тота.

Башкаласы — Бакы шәһәре.

Як Ил
Төньяк Гөрҗистан, Россия
Көнчыгыш Каспий диңгезе
Көньяк Иран
Көнбатыш Әрмәнстан, Төркия

Әзербайҗан төньяктан Кавказ таулары белән читләнгән. Әзербайҗанның төп өлеше Зур Кавказ һәм Кече Кавказ таулары көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Көньякта Урта Аракс түбәнлеге һәм аның көньяк тармагы бар, көньяк-көнбатышта исә Талыш таулары урнашканнар.Каспий диңгезенең ярлары аз ергаланган. Яр сызыгы озынлыгы якынча 800 километрны тәшкил итә. Эре ярымутраулары — Апшерон, Кура борыны, Сара; култыклары — Апшерон, Кызылагач, Бакы култыкчасы; эре утраулары — Артём, Жилой.

Әзербайҗан, күбесенчә субтропик зонада булса да, анда шулай ук коры вә дымлы субтропик климатыннан алып тау тундрасы климатына кадәр булган климатны очрашырга мөмкин. Июльнең уртача температурасы — 25–27 °C, гыйнварныкы — түбәнлекләрдә 0 дан +3 °C ка кадәр, тауларда — −10 °C ка кадәр. Иң эссе температура — 40–43 °C, иң суык температура — −33 °C.

Явым-төшемнәр үтә тигезсез бүленгәннәр. Еллык явым-төшемнәр күләме — 200 дән 1800-гә кадәр мм.

Әзербайҗан территориясы буйлап 8400 елга ага, алардан 850 елганың озынлыгы 5 км артык. 24 елганың озынлыгы 100 км артык.

Эре елгалар — Күрә (Күр) вә аның төп кушылдыгы — Аракс. Якынча 250 күл бар (иң эреләр — Гаҗикабул һәм Бөекшур). Туфрагы — болын соры, тозлы, болын сазлык һ.б.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсемлекләр дөньясы күптөрлеле — 4100 төрдән артык. Түбәнлекләрне чүл вә ярымчүл үсемлекләре, күбрәк куаклыклар, Кура-Аракс түбәнлегенең тозлы җирләрендә тозлак үләне киң таралган, тау итәкләрендәге тигезлекләрдә әрем һәм әрем-кылган үсә.

Урманнар мәйданы 1146 мең гектар. 2200–2500 м биеклекләрдә субальп вә альп болыннар бар. Хайваннар дөньясы төрле-төрле: сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, кыргый дуңгыз, нутрия, янутсыман эт, җәйран, барс, аю, кыргавыл, кәклик, каз һәм үрдәксыманнар. Каспий диңгезе вә Кура елгасы балыкларга (сөләйман, мәрсин, укбаш, кырпы балыклары) мул. Закаталы, Турианчәй, Кызылагач, Ширван һ.б. тыюлыклар бар.

Әзербайҗан палеолит дәвереннән кешеләр яшәве мәгълүм. Борынгы заманнарда хәзерге Әзербайҗан җирләрендә яшәгән күп кенә кабиләләр (каспийлар, кадусыйлар, албаннар) тарихи үсеш процессында кабилә иттифакларына берләшеп, соңрак беренче дәүләт берәмлекләргә нигез булганнар. Безнең эрага кадәр IX гасырында Мана патшалыгы, ә б.э.к. VII гасырның азагында Мидия дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. VI гасырында хакимият Ахәменидләр кулына күчте. Бу дәүләтне Искәндәр Зөлкарнәйн чирүе тар-мар иткәч, Атропатена дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. III–II гасырларда хәзерге Азәрбайҗан җирләре Кавказ Албаниясе исеме астында мәгълүм булганнар.

VIII гасыр башында Әзербайҗан Гарәп хәлифлеге кулына күчте, ислам дине тарала башлады. XI гасырның уртасында Әзербайҗанга сәлҗүкләр басып керә. 12 гасырда Бөек Сәлҗук дәүләте үз көчен югалткан, Илдегезидләр дәүләте барлыкка килгән. XIII гасырның башында ул Харәзмшаһлар тарафыннан юк ителгән. Якынча шул ук вакытта, Әзербайҗанга монголлар, XIV гасырның азагында Әмир Тимер гаскәрләре басып кергәннәр. XIV–XV гасырларда Ширваншаһлар патшалыгы көчәйде. Кара куюнлылар вә Ак куюнлылар дәүләтләре барлыкка килделәр. Сәүдә үсеш алды. Сәфәвиләр дәүләте (XVI гасыр) дәверендә халык хуҗалыгынең һәм мәдәниятенең күтерелүе булганн. Шаһ Әббас ІІ (1587–1629 елларда хакимлек иткән) Сәфәвиләр дәүләте башкаласының Ирандагы Исфаһанга күчереше нәтиҗәсендә Әзербайҗан Иранның чик өлкәсенә әверелгән. 

АХҖ тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан Париж тынычлык конференциясендә тәкъдим ителгән АХҖ харитасы (1919 ел)[35]

XVIII гасыр башында Кавказ артына ия булу өчен Госман империясе һәм Иран арасындагы көрәш көчәйде. XIX гасырда шул көрәшкә Россия империясе дә кушылган. 18051813 һәм 18261828 еллардагы РоссияИран сугышлары нәтиҗәсендә Әзербайҗанның зур өлеше Россия составына керде. Россия белән Иран арасындагы Гөлстан шартнамәсе нигезендә билгелнгән Әзербайҗанның көньяк чикләре хәзер дә гамәлдә тора.  

1917 елның ноябрьдә шура хакимияте урнаштырылган. 1918 елның Кавказ арты демократик федератив республикасы барлыкка килгән, әмма ул, милләтара каршылыклар булуы сәбәпле таркалды һәм 1918 елның 28 маенда Әзербайҗан Республикасы игълан ителде. 1920 елның 27 апрелендә Әзербайҗанга Кызыл Гаскәр өлешләре бәреп керә һәм икенче көнне Әзербайҗан Совет Социалистик Республикасы игълан ителде.  

1922 елның 12 мартында Әзербайҗан Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы (ЗСФСР), соңрак, ул юкка чыгарылгач (1936), союздаш республика сыйфатында СССР составына кертелде. 1991 елның февралендә исеме Әзербайҗан Республикасы итеп үзгәртелде. 1991 елның 30 августында Әзербайҗанның Югары Шурасы дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне кабул иткән. 1988 елда Таулы Карабаг сәбәпле Әзербайҗан һәм Әрмәнстан арасында килеп чыккан низаг кораллы бәрелешләргә әйләнеп китте. 1994 елның маеннан вакытлы солых төзелә, мәсьәләне тыныч хәл итү турында бәхәсләр башланды.  

Әзербайҗан халкының милли составы
(җанисәпләренең рәсми мәгълүматлары буенча[36])
Милләт 1979 1989 1999 2009
Халык саны өлеш[37]
(%)
Халык саны өлеш[37]
(%)
Халык саны өлеш[37]
(%)
Халык саны өлеш[37]
(%)
әзериләр 4 708 800 78,13 5 805 000 82,68 7 205 500 90,60 8 172 809 91,60
ләзгиләр 158 100 2,62 171 400 2,44 178 000 2,24 180 300 2,02
әрмәннәр 475 500 7,89 390 500 5,56 120 700[38][39] 1,52 120 306[40] 1,35
руслар 475 300 7,89 392 300 5,59 141 700 1,78 119 307 1,34
талышлар [41] [41] 21 200 0,30 76 800 0,97 112 000 1,26
аварлар 36 000 0,60 44 100 0,63 50 900 0,64 49 838 0,56
төрекләр 7 900 0,13 17 700 0,25 43 400 0,55 37 975 0,43
татарлар 31 400 0,52 28 600 0,41 30 000 0,38 25 911 0,29
татлар 8 800 0,15 10 200 0,15 10 900 0,14 25 218 0,28
украиннар 26 400 0,44 32 300 0,46 29 000 0,36 21 509 0,24
Барлыгы 6 026 500 100,00 7 021 200 100,00 7 953 400 100,00 8 922 447 100,00

Азәрбайҗан җиренә татарлар XIX гасырның 1 нче яртысында килеп урнаша башлыйлар. XIX–XX гасырларда Бакы нефть-газ ятмалары сәнәгый районында эш башлангач, 1920–1930 еллардагы ЯИС, сәнәгатьләштерү һәм күмәкләштерү чорында монда Идел-Урал төбәгеннән халык күпләп килеп урнаша. Азәрбайҗанда Кавказдагы иң зур татар җәмгыяте (1989 елгы халык исәбе буенча — 28 019 кеше) барлыкка килә. Татарларның 98%ы — шәһәрләрдә, шул исәптән Бакыда 24,3 мең кеше яши. 1970-еллар ахырыннан татар халкы кими бара, 1990-еллар башында эмиграция массакүләм төс ала. Татарларны һәм Татарстанны Азәрбайҗан белән тарихи, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни һ.б. элемтәләр бәйләп тора. Борынгы татар әдәбиятына Низами Ганҗәви иҗаты, яңа чор татар шагыйрьләренә (С. Рәмиев, Н. Думави һ.б.) С. Нәсими әсәрләре сизелерлек йогынты ясый. 1906 елда Санкт-Петербургда татар һәм азәрбайҗан телләрендә «Дума» газетасы нәшер ителә. 1908 елда Кавказда Г. Кариев җитәкчелегендә составында Азәрбайҗан әртисләре, репертуарында Азәрбайҗан авторларының пьесалары да булган татар театр труппасы гәстрүлләре булып үтә. ССРБ төзелгәч, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы традицион мәдәни һәм хуҗалык-икътисади бәйләнешләр тагын да үсә. Азәрбайҗан һәм татар галимнәре уртак тырышлыгы белән гарәп язуыннан латин графикасына күчүнең төп мәсьәләләре хәл ителә, Бакының фәнни институтлары һәм югары уку йортларында атаклы татар галимнәре Г.С. Гобәйдуллин, С.А. Габдерәшитов, Х.И. Әмирханов һ.б.; М. Азизбәков исемендәге Азәрбайҗан театрында СССРның халык артисты М. Й. Даутова эшли. 1930–1938 елларда Бакыда атна саен татарча «Бакы эшчесе» газетасы нәшер ителә. 1940-елларда Азәрбайҗан Татарстанның нефть сәнәгате өчен кадрлар әзерләү үзәге була. Татарстан нефть машиналары төзү институты Азәрбайҗан нефть машиналары төзү фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институтының Казан филиалы буларак оештырыла.

1993 тән Бакыда ТРның Азәрбайҗандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли; «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте (1990 нан), «Азәрбайҗан татар җәмгыяте» (1996дан), «Азәрбайҗан-Татарстан» татар җәмгыяте гамәлдә. Ш. Мәрҗани исемендәге Татар хәйрия фонды бар. Казанда «Азәрбайҗан» милли-мәдәни автономиясе (2000 нән) эшли.[42]


Бакы

Гәнҗә

Сумкает

Миңгечәвер

Урын Шәһәр Азәрбайҗанча исем Халык саны, мең кеше


Хырдалан

Ширван

Нахчыван

Шәке

1 Бакы Bakı, Бакы 2 181 800
2 Гәнҗә Gəncə, Гәнҹә 324 700
3 Сумкает Sumqayıt, Сумгајыт 294 500
4 Миңгечәвер Mingəçevir, Мингәчевир 100 600
5 Хырдалан Xırdalan, Хырдалан 95 200
6 Ширван Şirvan, Ширван 77 000
7 Нахчыван Naxçıvan, Нахчыван 76 700
8 Шәке Şəki, Шәки 64 200
9 Евлах Yevlax, Јевлах 59 400
10 Ханкәнде (Степанакерт)[43] Xankəndi, Ханкәнде 53 400
11 Ләнкәрән Lənkəran, Ләнкәрән 51 300
12 Җәлилабад Cəlilabad, Ҹәлилабад 44 200
13 Хачмаз Xaçmaz, Хачмаз 40 600
14 Шәмкир Şəmkir, Шәмкир 40 000
15 Агҗабәди Ağcabədi, Ағҹабәди 40 000
16 Бәрдә Bərdə, Бәрдә 38 900
17 Шәмахы Şamaxı, Шамахы 37 800
18 Сальян Salyan, Салјан 37 200
19 Гөйчәй Göyçay, Гөјҹај 36 300
20 Имишли İmişli, Имишли 33 900
2012 ел[44]


Идарә-җир төзелеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Азәрбайҗан идарә-җир төзелеше

Административ ягыннан Азәрбайҗан территориясе 66 районга, 12 республика карамагындагы шәһәргә һәм 1 автономияле республикага (Нахчыван Автономияле Республикасы) бүленә.

1. Абшерон районы
2. Агҗабәди районы
3. Әгъдам районы[45]
4. Агдаш районы
5. Акстафа районы
6. Аксу районы
7. Ширван
8. Астара районы
9. Бакы
10. Белокан районы
11. Бәрдә районы
12. Бейләгән районы
13. Биләсуар районы
14. Җәбрәил районы[43]
15. Җәлиләбад районы
16. Дашкәсән районы
17. Шабран районы
18. Фүзули районы[45]
19. Гәдәбәй районы
20. Гәнҗә
21. Горанбой районы
22. Гөйчәй районы
23. Хаҗикабул районы
24. Имишли районы
25. Исмаиллы районы
26. Кәлбәҗәр районы[43]
27. Күрдәмир районы
28. Лачын районы[43]
29. Ләнкәрән районы
30. Ләнкәрән
31. Ләрик районы
32. Масаллы районы
33. Мингечаур
34. Нафталан
35. Нефтчала районы

36. Угыз районы
37. Гәбәлә районы
38. Кахский районы
39. Казах районы
40. Гобустан районы
41. Куба районы
42. Кубатлы районы[43]
43. Кусар районы
44. Саатлы районы
45. Сабирабад районы
46. Шәки районы
47. Шәки
48. Сальян районы
49. Шамахы районы
50. Шәмкир районы
51. Самух районы
52. Сиязән районы
53. Сумгает
54. Шуша районы[43]
55. Шуша[43]
56. Тәртәр районы
57. Товуз районы
58. Уҗар районы
59. Хачмаз районы
60. Ханкәнде[43]
61. Ханлар районы
62. Хызы районы
63. Хоҗалы районы
64. Хоҗавәнд районы[43]
65. Ярдымлы районы
66. Евлахский районы
67. Евлах
68. Зәңгелән районы[43]
69. Закаталы районы
70. Зардаб районы

Нахчыван Автономияле Республикасы:

1. Бабәк районы
2. Җүлфә районы
3. Кәңгәрле районы
4. Нахчыван

5. Ордубад районы
6. Сәдәрәк районы
7. Шаһбуз районы
8. Шәрүр районы

Азәрбайҗан — сәнәгый-аграр дәүләт. Нефть, тимер руда, алунит чыганкалары бар; күкерт колчеданы, барит, кобальт, молибден, мышаяк һ.б. сәнәгый юл белән чыгарыла лар. Тулаем эчке продутындңа сәнәгатенең өлеше өлеше 54,2 %, авыл хуҗалыгының өлеше 26,1 %.

Сәнәгатенең төп тармаклары: нефть, газ, химия, машиналар төзү, металл эшкәртү, төзелеш материаллары һәм электр энергетикасы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатләре дә шулай ук үсеш алганнар. Нефть Апшерон ярымутравыннан, Кура-Аракс түбәнлегеннән һәм Каспий диңгезеннән чыгарыла. Нефть-газ чималы нигезендә химия һәм нефть химиясе сәнәгате минирәл ашламалар, күкерт әчелеге, каустик сода, синтетик каучык, шиннар һ. б. продуктлар эшләп чыгарылалар. Машиналар төзү ва металл эшкәртү, гомумән, нефть сәнәгате өчен машина, җайланмалар, электр двигателлар, трансформаторлар, кабель, радиоэлектрон аппаратлар, җиһазлар эшләп чыгаруга махсуслаштырылган. Авыл хуҗалыгы машиналар төзү, көймәләр төзү, азык-төлек сәнәгате өчен әсбап-җиһазларны эшләп чыгару үсеш алган (Бакы, Гәнҗә, Мингечаур, Хәнкәнди, Нахчыван, Куба).

Тимер юллар онзынлыгы — 2 мең километрдан артык, автомобиль юллары озынлыгы як. 36,7 мең км, шуларның 32 мең км каты түшәмәле. Диңгез транспортының әһәмияте зур. Төп порты булы Бакы санала. Бакы — Төрекмәнбашы диңгез борамы бар. Көймәләр йөрешле елгасы — Кура елгасы. Бакы — Батуми һәм Әли-Бәйрәмле (Ширван) — Бакы нефть үткәргече, Каратау — Акстафа, Каратау — Сумгает газүткәргечләре бар. Бакыда метрополитен төзелгән.

Азәрбайҗан — республика. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Канунбирү хакимиятне парламент (Милли мәҗлес), башкарма хакимиятне Вәзирләр Кабинеты гамәлгә ашыра.

Азәрбайҗан президентлары:

Азәрбайҗан Конституциясенең 7нче статьясы нигезендә, ил дөньяви дәүләт дип игълан ителгән. 19нчы статьяда диннең дәүләттән аерылуы һәм закон каршында барлык диннәрнең тигезлеге, шулай ук дәүләт мәгариф системасының дөньяви характеры турында әйтелгән. 2010 елгы сораштыруда азәрбайҗаннарның яртысы гына: «Дин сезнең көндәлек тормышыгызның мөһим өлеше булып торамы?» — дигән сорауга уңай җавап биргән. Ислам илнең сәяси өлкәсендә чикләнгән роль уйный. Азәрбайҗан парламенты чит илдә дини белем алган затларга Азәрбайҗанда ислам йолаларын гамәлгә ашыруны, шулай ук мәчетләрдән башка урыннарда дини атрибутиканы, флагларны һәм лозунгларны күрсәтүне тыючы законнар кабул иткән. Гашура гамәлләре шулай ук тыелган. Азәрбайҗан хөкүмәте чит илләрдә барган сугышларда катнашучы азәрбайҗанлыларны гражданлыктан мәхрүм итү турында закон кабул иткән[46]. Рәсми мәгълүматлар буенча, Азәрбайҗан халкының (10 047 мең кеше) 96,90 % ы (9 735 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[47]. Азәрбайҗан мөселманнарының 85 % ы шигыйлар (җәфәрлек мәзһәбе), 15 % ы (кайбер чыганакларда: 35 — 40 % ы[48]) сөнниләр (хәнәфи мәзһәбе). Азәрбайҗан, Ираннан соң, шигый халкы саны буенча дөньяда икенче урында тора. Баку һәм Ленкорань тирәсендәге авыллар шигыйлыкның үзәге булып санала. Илнең кайбер төньяк төбәкләрендә сәләфилек хәрәкәте берникадәр таралыш алган. Ил халкының 4 % ы — башка диннәр вәкилләре (Христианлык, яһүдиләр, Һинд дине, бәһаи һ. б.), атеистлар һәм агностиклар. Хәзерге вакытта Азәрбайҗанда 2246 мәчет, 13 чиркәү һәм 7 синагога бар.

  1. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  2. 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. https://sjp.pwn.pl/slowniki/Azerbejd%C5%BCanin.html
  4. https://sjp.pwn.pl/szukaj/Azerbejd%C5%BCanka.html
  5. 21 // Конституция Азербайджанской Республики — 1995.
  6. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  7. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  8. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/AZERBAIJAN
  9. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  10. https://www.opcw.org/about-us/member-states/azerbaijan
  11. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  12. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  13. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=34
  14. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  15. https://public.wmo.int/en/members/azerbaijan
  16. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  17. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  18. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  19. 19,0 19,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  20. https://twitter.com/vesti__az/status/1773615714407948538
  21. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  22. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  23. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  24. http://chartsbin.com/view/edr
  25. 25,0 25,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  26. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  27. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=AZ
  28. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  29. https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS?locations=AG
  30. 2021 Democracy IndexEIU, 2022.
  31. 31,00 31,01 31,02 31,03 31,04 31,05 31,06 31,07 31,08 31,09 31,10 31,11 31,12 31,13 https://www.bti-project.org
  32. 32,0 32,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/AZE
  33. https://happyplanetindex.org/countries/?c=AZE
  34. 34,0 34,1 34,2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  35. {{Китап:The Azerbaijani Turks: power and identity under Russian rule}} <blockquote>Official Map Issued by Azerbaijan Democratic Republic, 1919 (88 нче бит)</blockquote>
  36. Переписи населения Азербайджана 1979, 1989, 1999, 2009 годов, archived from the original on 2012-11-30, retrieved 2012-11-30 
  37. 37,0 37,1 37,2 37,3 Рассчитана до сотых долей процента по абсолютным данным численности отдельных этносов и населения Азербайджана в целом, приведённым в источнике (в котором доли приведены с округлением до десятых долей процента).
  38. Таулы Карабаг Республикасы белән. ТКҖны санымыйча — якынча 651 әрмән. ТКҖ (2005 җанисәбе), Таулы Карабаг Республикасы, 137 380 әрмән яшәгән (кара, кара 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган.).
  39. Национальный состав населения Азербайджана по районам по переписи 1999 года, включая оценочные данные по территории, подконтрольной НКР
  40. Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт статистика комитетынең рәсми бәя мәгълүматлар, учитывающая армян в районах Азербайджана, которые контролируются непризнанной Нагорно-Карабахской Республикой. 2005 елгы Таулы Карабаг Республикасы җанисәбе буенча, аның территориясендә, проживало 137 380 әрмән яши (см., см., см. 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган.).
  41. 41,0 41,1 Аерым халык булып исәпләмәгәннәр
  42. Татар энциклопедиясе(үле сылтама)
  43. 43,00 43,01 43,02 43,03 43,04 43,05 43,06 43,07 43,08 43,09 Фактик рәвештә Таулы Карабаг Республикасы контроле астында
  44. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-16, retrieved 2014-10-18 
  45. 45,0 45,1 Территориясенең өлеше Таулы Карабаг Республикасы контроле астында урнаша
  46. В Азербайджане запретят мулл, обучавшихся за границей. Oxu.Az, 2.12.2015(рус.)
  47. Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
  48. Религия. Управление делами Президента Азербайджанской Республики — Президентская библиотека (PDF), archived from the original (PDF) on 2011-11-23, retrieved 2011-08-21 
pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy