Эчтәлеккә күчү

Назыйм Ханзафаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Назыйм Ханзафаров latin yazuında])
3 гый 2024, 16:27 юрамасы; Әмир (бәхәс | кертем) (Вафаты: өстәмә)
(аерма) ← Искерәк юрама | Соңгы юрама (аерма) | Яңа юрама → (аерма)
Назыйм Ханзафаров
Туган телдә исем Назыйм Ханзафаров
Туган 12 сентябрь 1937(1937-09-12)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы , Олы Кайбыч
Үлгән 31 декабрь 2023(2023-12-31) (86 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт Татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре әдәбият белгече, өлкәне өйрәнүче, һиральдис
Эш бирүче Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы.
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

 Назыйм Ханзафаров Викиҗыентыкта

Назыйм Ханзафаров (1937 елның 12 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кайбыч районы, Олы Кайбыч2023 елның 31 декабре, РФ, ТР, Казан) — Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы.

Кайбыч районында туган, 1962 елда Яшел Үзәнгә күчеп килә. 1962-1971 елларда «Родина» мәдәният йорты үзешчән театрында эшли, параллель рәвештә КДУның филология факультетында укый, ул 1965 елда тәмамлый.

90 нчы еллар башында Казанга күчеп килә, ТР Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

2010-2012 елларда ул Яшел Үзән шәһәренең һәм районының баш архитекторы була[1].

Аның тарихы, драматургиясе, комедиясе, татар сәнгате эшлеклеләренең иҗаты буенча хезмәтләре дөнья күрде.

2023 елның 31 декабрендә Казанда вафат[2]. Туган авылы Олы Кайбычта җирләнгән[3].

Герб идеясын тәгъдим итү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы

Гербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан Назыйм Ханзафаров болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Ул борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган. Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан губернасы гербындагы Зилант еланын кире кайтаруны тәкъдим итүчеләр дә була. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый. 1991 ел ахырында Назыйм Ханзафаровка гербның үз вариантын тәкъдим иткән Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдинов мөрәҗәгать итә. Татарстан Республикасының Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслый.

Тататрстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy