1925 ел
Внешний вид
(1925 битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
1921 · 1922 · 1923 · 1924 — 1925 — 1926 · 1927 · 1928 · 1929 |
Унъеллык |
1900-еллар · 1910-еллар — 1920-еллар — 1930-еллар · 1940-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1925 (бер мең тугыз йөз егерме бишенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча пәнҗешәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1925 елы, II меңьеллыкның 925 елы, XX гасырның 25 елы, XX гасырның 3 унъеллыгының 5 елы, 1920 елларның 6 елы. 1925 елдан бирле 99 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 21 апрель — Чуаш автоном өлкәсе Чуаш АССР-ы статусын ала.
- 24 май — «Комсомольская правда» газетасының беренче саны чыга.
- 18 июль — Адольф Һитлерның «Mein Kampf» китабы беренче тапкыр басылып чыга.
- 15 сентябрь — «Сәнәк» журналының беренче саны дөнья күрә.
- 5 октябрь — АКШ-да Эрнест Хемингуэйның (Ernest Miller Hemingway) беренче китабы чыга.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1925 елда туганнар
- 3 гыйнвар — Габдулла Гарифуллин, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 4 гыйнвар — Камил Якупов, опера җырчысы.
- 18 гыйнвар — Казбек Гыйззәт, татар фәлсәфәчесе.
- 8 февраль — Габбас Гыйматдинов, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).
- 15 февраль — Нурмый Шәрипов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 15 февраль — Әхмәт Китаев, нәкышьче.
- 28 февраль — Стелла Писарева, КФУ тарихы музееның шәрәфле директоры, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1975).
- 1 март — Габдулла Байбурин, язучы, тәрҗемәче.
- 4 март — Барый Шәвәлиев, матросовчы.
- 12 март — Гарри Гаррисон (Harry Maxwell Harrison), Америкадагы язучы-фантаст.
- 18 март — Мөхтәр Әхмәдиев, музыкант, аккомпаниатор.
- 27 март — Галләм Морзаханов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 1 апрель — Нургыйса Тлендиев, казакъ композиторы.
- 15 апрель — Илбарис Надиров, фольклорчы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
- 17 апрель — Мәҗит Рәфыйков, татар язучысы.
- 10 май — Исмәгыйль Милушев, «Ак Барс» хоккей клубына нигез салучы тренер.
- 25 май — Кәримә Нуруллина, артистка.
- 25 май — Әлфия Айдарская, балет артисты.
- 29 май — Әбрар Кәримуллин, галим.
- 11 июнь — Әнәс Кари, шагыйрь, язучы.
- 22 июнь — Әминә Сафиуллина, диктор.
- 23 июнь — Госман Әхмәтҗанов, режиссёр.
- 26 июнь — Юныс Вәлиев, ТАССР МШ рәисе урынбасары.
- 28 июнь — Әхмәтсафа Мостафин, Бөек Ватан сугышы каһарманы.
- 1 июль — Клара Лучко, ССРБ халык артисты.
- 3 июль — Җәмил Гыйльманов, татар тарихчысы.
- 11 июль — Алмаз Монасыйпов, татар композиторы; Тимерхан Борһанов, административ-хуҗалык эшлеклесе.
- 13 август — Жужа Какук, маҗар шәркыятьчесе.
- 23 август — Ләйлә Мәхмүтова, тел галиме (1925-2001).
- 23 август — Галимҗан Ахунҗанов, тел галиме.
- 10 сентябрь — Касыйм Тәхау, татар язучысы, фронтовик, журналист.
- 14 сентябрь — Йөзем-Ирек Рахманкулова, хәрби тәрҗемәче, тел галиме.
- 18 сентябрь — Гариф Ахунов, татар язучысы, драматург, публицист.
- 1 октябрь — Җәваһирә Сәләхова, татар җырчысы.
- 15 октябрь — Мәгъсүм Насыйбуллин, язучы.
- 18 октябрь — Фазыл Фасиев, татар тел галиме.
- 25 октябрь — Рашат Гайнанов, әдәбият белгече.
- 10 ноябрь — Миңнулла Гыйззәтуллин, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 13 ноябрь — Мидхәт Гайнуллин, әдәбият галиме.
- 27 ноябрь — Мөслимә Гарифуллина, актриса.
- 25 декабрь — Гурий Тавлин, татар язучысы, сәяси репрессияләр корбаны.
- 28 декабрь — Нариман Аитов, татар галиме, социолог.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1925 елда вафатлар
- 30 март — Рудольф Штайнер (Rudolf Steiner), алман фәлсәфәчесе.
- 9 декабрь — Рифат Гаспринский, «Тәрҗеман»ның нәшир-мөхәррире.
- 24 декабрь — Фрэнк Болдуин, америкалы, калькулятор уйлап чыгаручы.
- 28 декабрь — Сергей Есенин, рус, совет шагыйре.