Эчтәлеккә күчү

Октай Рифат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Октай Рифат latin yazuında])
Октай Рифат

Тугач бирелгән исеме: төр. Ali Oktay Rifat
Туу датасы: 10 июнь 1914(1914-06-10)
Туу урыны: Госман империясе, Трабзон
Үлем датасы: 18 апрель 1988(1988-04-18) (73 яшь)
Үлем урыны: Төркия, Истанбул
Ватандашлык: Госман империясе
Төркия байрагы Төркия
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: төрек
Премияләр: Седат Симави премиясе

Октай Рифат (төр. Oktay Rifat), тулы исеме Али Октай Рифат, Октай Рифат Хорозҗу (төр. Ali Oktay Rıfat, Oktay Rifat Horozcu[1]), 1914 елның 10 июне, Госман империясе, Трабзон1988 елның 18 апреле, Төркия, Истанбул) ― төрек шагыйре, прозаигы һәм драматургы. Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә яңа төрек поэзиясенә нигез салучы булып санала.

1914 елның 10 июнендә Трабзон шәһәрендә туган. Әтисе Сәмих Рифат (1875―1932) ― төрек шагыйре, тел белгече һәм сәясәтче, Төрек теле институтына нигез салучыларның берсе. Әнисе Мөнәввәр (Münevver) ягыннан бабасы Хәсән Әнвәр Паша[d] (1857―1929), төрек гаскәрие, Госман империясе армиясе офицеры. Октай Рифат ― төрек инкыйлаб шигъриятенә нигез салучы Назыйм Хикмәтнең (1902―1963) икетуган энесе (кузены), аларның уртак ерак бабалары ― госманлыларда хезмәт иткән поляк офицеры Константин Бежецкий[d] (Төркиядә ислам кабул иткәч: Мостафа Җәләлетдин Паша, 1826―1876).

1932 елда Әнкарада лицей[d] (Ankara Atatürk Lisesi) тәмамлаганнан соң, Әнкара университетының[d] хокук факультетында укыган, 1937 елда Финанс министрлыгы хисабына сәяси фәннәрне өйрәнү өчен Франциягә җибәрелә. Париж университетының[d] сәяси белем факультетында укый. Туган иленә кайткач, матбугат департаментында эшли.

Октай Рифат ― берничә пьеса авторы. Шулай ук күп кенә Аурупа шагыйрләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итүче. Шигъриятенең төп каһарманы ― аның замандашы. Бу чорда язылган әсәрләрендә ул җәмгыятьтә булган җитешсезлекләрне тәнкыйтьли: Yaşayıp Ölmek, Aşk ve Avarelik Üstüne Şiirler (Тормыш, мәхәббәт һәм сукбайлык турында шигырьләр, 1945), Güzelleme (Матурлыкка мәдхия, 1945), Aşağı Yukarı (Түбән ‒ югары, 1952).

Шагыйрь буларак, Октай Рифат стереотиплардан һәм күзаллаулардан котылырга кирәк дип раслаучы, формализмга, сентиментальлеккә каршы чыгучы һәм сөйләмнең матурлыгына нигезләнүче «Garip» (Гарип[d]) әдәби түгәрәгенең лидерларының берсе була, анда шулай ук Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай да керә[2]. Аларның 1941 елда бастырылган уртак җыентыгының кереш сүзендә бәян ителгән карашлары нигезендә, поэзия алдагы гасырларның формализмыннан һәм риторик классик стиленнән баш тартырга тиеш, гади, сөйләм теленә якын һәм асылда гади кешеләргә хезмәт итәргә чакырылган «сәнгатьсез» сәнгатькә әверелергә тиеш[3].

1941 елда Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә «Таган» әдәби төркемен оештыра.

1949 елда Орхан Вәли Канык һәм Мәлих Җәүдәт Андай белән бергә төрек шагыйре Назыйм Хикмәтне төрмәдән чыгаруны таләп итеп, өч көнлек ач тору акциясе үткәрә.

Соңрак Октай Рифат «Таган»ның әдәби платформасыннан читләшә, «İkinci Yeni» («Икенче яңа»[d]) дип аталган модернист-шагыйрлар төркемендә билгеле шагыйрь булып таныла. Бу төркемнең шигърияте чынбарлык һәм социаль юнәлештән баш тартып, формаль тәҗрибә юлын сайлый. 1950―1960 елларда язылган шигырьләрендә шәһәр тормышын, аның социаль капма-каршылыкларын күрсәтә[4].

  • xxxx: Garip
  • 1945: Güzelleme
  • 1946: Yaşayıp Ölmek, Aşk ve Avarelik Üstüne Şiirler
  • 1952: Aşağı Yukarı
  • 1954: Karga ile Tilki
  • 1956: Perçemli Sokak
  • 1958: Âşık Merdiveni
  • 1963: İkilik (Aşağı Yukarı ve Karga ile Tilki'nin ikinci baskısı)
  • 1966: Elleri Var Özgürlüğün
  • 1969: Şiirler
  • 1973: Yeni Şiirler
  • 1976: Çobanıl Şiirler
  • 1979: Bir Cıgara İçimi
  • 1980: Elifli
  • 1982: Denize Doğru Konuşma
  • 1984: Dilsiz ve Çıplak
  • 1987: Koca Bir Yaz
  • 2007: Bütün Şiirleri I, ISBN 978-975-08-1295-8
  • 2007: Bütün Şiirleri II, ISBN 978-975-08-1296-5
  • 1976: Bir Kadının Penceresinden
  • 1980: Danaburnu
  • 1982: Bay Lear
  • 1961: Birtakım İnsanlar
  • 1948: Kadınlar Arasında (Devlet Tiyatrosu'nda gösterilmiştir[5]) ya da Fettah Paşalar
  • 1988: Atlarla Filler ya da Dirlik Düzenlik (ilk yayınlanışı)
  • 1988: Çil Horoz (ilk yayınlanışı)
  • 1988: Yağmur Sıkıntısı (ilk yayınlanışı)
  1. Oktay Rifat'ın Soyadının Horozcu Olduğu İddiası. Malumatfuruş, 18 Şubat 2021
  2. Orhan Veli Kanık | Modernist Poet, 20th Century Poet, Turkish Literature. Britannica
  3. There is a translation of the preface in the online journal by poets Sidney Wade and Efe Murad, The Critical Flame 2020 елның 11 июль көнендә архивланган.
  4. Рифат Октай
  5. Metin And, Türk Tiyatrosunun Evreleri. s.377
pFad - Phonifier reborn

Pfad - The Proxy pFad of © 2024 Garber Painting. All rights reserved.

Note: This service is not intended for secure transactions such as banking, social media, email, or purchasing. Use at your own risk. We assume no liability whatsoever for broken pages.


Alternative Proxies:

Alternative Proxy

pFad Proxy

pFad v3 Proxy

pFad v4 Proxy